Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында республиканың социаль приютларында тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча Республика чарасы узды.
Чарада Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән 50-дән артык бала һәм яшүсмер катнашты.
Балаларга һөнәри юнәлеш бирүдә "Аярис" коммерциячел булмаган оешмасы, Казан технология һәм дизайн көллияте һәм Казан автотранспорт техникумы вәкилләре булышты.
Презентация, видеоролик һәм уеннар ярдәме белән балигъ булмаганнар һөнәри белем бирү учреждениеләренә экскурсия ясады, яңа һөнәрләр белән танышты, төрле юнәлешләр буенча уку мөмкинлеге турында белде.