Питрәч районы “Шатлык” приютында психолог Садыкова Р.Н. наркоманиягә каршы юнәлтелгән “Минем сайлаган юлым – Гөмер” дип аталган ачык дәрес уздырды.
Бу дәрестә баларга социаль видеоролик та тәкъдим ителде. Тәрбияләнүчеләр наркомания проблемалары белән танышты, белем дәрәҗәләрен күтәрде. Дәрес ахырында балалар “Наркотикларга юк дип әйтик” дип аталган плакат ясады.