25 майда "Наркотикларсыз тормыш" Республика наркотикларга каршы акциясе старт алды.
Әлеге акция кысаларында 25 май-26 июнь көннәрендә тематик чаралар оештыру һәм үткәрү айлыгы игълан ителде.
Шулай итеп, Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина хезмәткәрләре "Наркотикларга Юк!" дип исемләнгән лекция оештырды.
Шул ук көнне Инсаф Гайнуллин "Тормыш ямьле" хәйрия концерты белән чыгыш ясады. Ул социаль хезмәт алучыларга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.