Министрлыкта Татарстанның 10 предприятиясендә хезмәт хакы бурычларын кайтару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 26 мае, җомга

26 май көнне Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы министрлыклары, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе, Россия Федерациясе социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль идарәсе, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Координация советы утырышында хезмәт хакы түләү буенча бурычлар, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы, эшкәртү-җитештерү һәм транспорт өлкәсендә алып барган Казан шәһәре, Югары Ослан, Мөслим һәм Түбән Кама районнарының ун предприятиесенең салым түләүләрен түләү мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International