Кичә, 24 май көнне Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында юлда йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды.
Әлеге чарада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы өлкәннәр, авыр тормыш хәлендә калган, аз керемле гаиләләрдән балигъ булмаганнар, шулай ук учреждение хезмәткәрләренең балалары катнашты.
Компетентлы жюри составына Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары керде.
Укучылар ике командага бүленеп, сорауларга җавап бирде, юл билгеләре элементлары белән уеннар уйнады. Очрашу ахырында ЮХИДИ инспекторы тагын бер тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде.