Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 24 нче май көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 262 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 173 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 33 951гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3894 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,42 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 618 кеше эшсез дип танылган, шуларның 593е – моңа кадәр хезмәт куйган. 69 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.