Казанда эшсез гражданнарга бизнес-планнар әзерләүдә консультатив ярдәм күрсәтү буенча проектны тормышка ашыру дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, проект агымдагы елның март аенда старт алды.
Әлеге программа буенча рәсми рәвештә эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар экспертлы комиссиягә бизнес-планнары тапшырырга хокуклы. Эшләр хупланган очракта әлеге гражданнар 117600 сум күләмендә дәүләттән субсидия аларга хокуклы.
Шушы көннәрдә “Эшмәкәрлек эшчәнлегендә бизнес-планлаштыру” темасына семинар узды. Биредә 13 кеше катнашты. Барлык семинарда катнашучылар бизнес-план төзү буенча методик тәкъдимнәр алды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, комиссия алдында бизнес-планны уңышлы яклаган очракта эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ике ел дәвамында проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотачак.