2017 елның 30 маенда Вахитов районы эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чарада 7 район предприятиеләренең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак.
Очрашу барышында эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү законы, эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре турында консультатив хезмәт күрсәтәчәк.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе үз эшен 09.00 сәгатьтә башлый. Чара Казан шәһ., Павлюхин ур., 102а адресы буенча узачак.