Ярты елдан артык Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары һәм социаль педагоглары "Талантлар университеты" мәйданчыгы эшендә катнаша.
Шушы көннәрдә Казан (Идел Буе) федераль университетының Инжиниринг үзәгендә "Уңыш территориясе" һөнәри юнәлеш бирү яшьләр форумы узды. Әлеге чарага Ышаныч" үзәге психологы Татьяна Грачева да чакырылды.
Белгеч үткәргән тренинг лидерлык, когнитивлык, хәбәрдарлык компетенцияләренә багышланды.