Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы карусель" интеграцияләнгән ачык дәрес узды.
Учреждение логопедлары Ольга Гаврилова һәм Людмила Тифорова һәм музыка җитәкчесе Лилия Филиппова уен, җыр-биюләр һәм конкурслар белән бәйрәм оештырды.
Дәрескә әзерлек барышында балалар ел фасыллары белән танышты, шигырьләр укыды һәм җырлар җырлады.