"Шәфкать" балалар һәм яшүсмерләр өчен мөмкинлекләре чикләнгән тернәкләндерү үзәгендә Кукмара киез итек басу комбинатына 150 ел тулу уңаеннан балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды.
Үзәк белгечләре сүзләренчә, тәрбияләнүчеләр сувенир итекләр һәм түбәтәйләр, телефоннар өчен тышлыклар чикте.
"Якты, матур күргәзмә беркемне дә ваемсыз калдырмады. Табигый материаллардан мондый күргәзмәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк", - дип билгеләп үтте хезмәт буенча инструктор Асия Борковских.