Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Римма Борисова һәм Любовь Грошева закон белән проблемалары булган 6 яшүсмер өчен Агросәнәгать көллиятенә экскурсия оештырды.
Экскурсия барышында педагоглар көллиятнең тарихы турында сөйләде, уку кабинетларын күрсәтте.
Очрашу ахырында "Веста" үзәге белгечләре һәм яшүсмерләр көллият хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерде.