Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "түгәрәк өстәл" утырышында катнашты.
Автозавод районы буенча социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Татьяна Фассахова катнашучыларга үзәкнең эшчәнлеге, социаль хезмәт алуга лаеклы гражданнар турында сөйләде.
Юрисконсультант Лилия Валиева “ӨЛкән кешене гаиләгә алу” пилот проектын тормышка ашыру турында сөйләп узды.
Очрашуда катнашучылар каралган сорауларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Очрашу азагында "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең эшчәнлеге турында мәгълүмати материаллар һәм буклетлар таратылды.