"Веста" үзәге белгече төркемле дәрес үткәрде

2017 елның 23 мае, сишәмбе

"Куркынычсыз балачак территориясе" технологиясе буенча эш кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Татьяна Евлентьева инвалид балалар белән гаиләләр катнашында төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес башында белгеч күзләрнең төзелеше, балалар күз авырулары турында сөйләде. Шуннан соң кечкенә генә сораштыру үткәрде. Аннары очрашуда катнашучылар табышмакларга җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International