“Кояшкай” үзәгендә ачык дәрес узды

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең тәрбиячеләре балаларнын иҗатын үстерүгә зур игътибар бирә.

Шулай итеп, 22нче майда  ата-аналар, белгечләр өчен тәрбияче Зарипова В.Ф. ачык дәрес үткәрде. Балалар бер кисәк балчыктан тоз савыты-чеби ясады,  иҗат итә белүләрен күрсәтте.  Дәрес ахырында үз эшләрен кунакларга күрсәтте, балчыктан теләгән әйберләрен ясый алуга алар бик шат иде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International