Сарман эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучыларына һөнәр сайларга булыша

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Бүген, 23 майда Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы Ләшәү-Тамак гомуми белем мәктәбендә чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

Дәрес барышында тест язу, төрлеһөнәрләр турында видеороликлар карау һәм фикер алышу оештырылды. Индивидуаль әңгәмә процессында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре балаларга һөнәрләр дөньясы, хезмәт базарындагы һөнәрләр турында сөйли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International