"Тылсым" үзәге карамагындагылар өчен профилактик характердагы чара оештырылды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүген, 22 майда Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Тукта ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе уңаеннан чара үткәрелде.

Әлеге чараның максаты булып тернәкләнүчеләрне ВИЧ-инфекция һәм Спид проблемасына игътибарын җәлеп итү, авыру турында хәбәр итү торды. Кукмара район үзәк хастаханәсенең педиатр табибы Алинә Рәхмәтуллина 23 өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга лекция укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International