"Марлон файдасына" хәйрия фонды "Бала тартмасы" социаль проектын төзеде һәм эшләтеп җибәрде.
Бүген Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә яңа туган балалары булган гаиләләргә 7 тартма тапшырылды.
Шунысын да әйтергә кирәк, тартмалар 0 - 6 айга кадәрге сабыйлар өчен җыелган. Биредә кием-салым, җылы конверт, пеленка, уенчыклар, сөт продукциясенә 28 позиция һәм 10 сертификат тупланган. "Бала тартмасы"н алган барлык гаиләләр дә ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде.