Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “Татарстан Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгы” циклыннан пионерлар көненә багышланган чара-дәрес үткәрелде.
Балалар В.Ф.Ежков исемендәге АСОШ №1музеена экскурсия ясады.
Оештыручылар балаларны кызыл галстук белән таныштырды. Алар пионерга хас сыйфатлар турында белделәр, пионерлар гимнын тыңлады.
Мондый чаралар Россиянең пионерлар хәрәкәте тарихын өйрәтү максатыннан оештырыла, балаларда патриотик хисләр, әхлакый сыйфатлар тәрбияли.