Республикада хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Балтач районының ике предприятиясе 36 хезмәткәренә 143 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Бу «Якуп Торг» ҖЧҖ һәм «Якуп Продукт» ҖЧҖ.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 маена кадәр Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлар 19%ка кимегән. Агымдагы ай башына республика предприятиеләренең бурычлары 10,3 млн сумны тәшкил иткән, һәм бу Идел Буе федераль округында ундүрттән 10нчы күрсәткеч.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International