Казан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләр вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә "Парк Хаус" сәүдә-күңел ачу комплексында узган шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 1211 кеше булды.

Шунысын да әйтергә кирәк, чарага килүчеләр мәгълүматлар базасында булган вакансияләр белән таныша алды.

4 сәгать дәвамында Казанның 33 предприятиесенең кадрлар хезмәте вәкилләре 1000нән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.

Чара йомгаклары буенча 85 кеше вакантлы эш урыннарыны юнәлешләр алды, тагын 170е һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International