Министрлыкта чираттагы видеоконференция режимында киңәшмә узды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендә ТР икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итүне тикшерү һәм интернет челтәренә ведомство карамагындагы учреждениеләрнең тоташтырылуы турында гомуми таблицаларга кагылышлы мәсьәләләр хәл ителде. киңәшмә барышында теплоходта круиз турында да сөйләштеләр.

Киләсе видеоконференция 2017 елның 29 нче май көненә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International