19 май көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә “Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча нәтиҗәле методика оештыру" Республика семинары узды.
Чара “2017-2020 елларда яшьләргә патриотик тәрбия бирү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.
Семинарда ТР Милли музее, җәмәгать оешмалары вәкилләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар кысаларында балигъ булмаганнарда ватанпәрвәрлек хисләре формалаштыру, мастер-класс, тренинглар үткәрү формалары һәм алымнары каралды һәм тикшерелде.