Бүген "Пионер көненә" багышлап, Алабуга һәм Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар карамагындагыларның очрашуы узды.
Очрашу кысаларында учреждение карамагындагылар патриотик җырлар җырлады, күңелле уеннар уйнады, яшьлеген һәм пионерлар тормышын искә төшерде.
"Мондый очрашулар учреждение карамагындагылар арасында дуслыкны тәрбияли", - дип сөйлиләр учреждениеләр белгечләре.