Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы киңәшмә узды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Узган җомгада 19 майда Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы "түгәрәк өстәл" утырышы узды.

Чарада Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе, Яшел Үзән психоневрология интернаты, “Ышаныч” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, "Идел" инвалидларны социаль терәкләндерү үзәге, "Сосновый Бор" ҖЧҖ, Балалар туберкулез шифаханәсе, "Коммуналь хуҗалыгы", "Бизнес Үзәге" ҖЧҖ һәм башкалар катнашты.

Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International