Бүген чираттагы "Изге сәфәр" оештырылды, бу юлы Алабуга интернат-йорты карамагындагылар Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Кунаклы бик җылы каршы алдылар. Очрашу барышында тамашачылар артистларга кушылып җырлады, биеде бер-берсенә елмаюлар һәм яхшы кәеф өләште.
"Олы яшьтә булуга да карамастан, мин һәрвакыт бик теләп төрле чараларда катнашам. Алабуга турында, туган яклар, Татарстан турында шигырьләр язам", - ди 86 яшьлек Алабуга интернат-йортында яшәүче Раиса Кравцова.
Социаль белгеч Александр Окунев сүзләренчә, мондый сәфәрләр иске дусларны табарга, иҗади активлыкны үстерергә ярдәм итә.