Бүген Зәйдә инвалидларны эшкә яраклы яшьтәге гражданнарны эшкә урнаштыру буенча чираттагы эшче төркеменең утырышы узды.
Чарада социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, икътисади үсеш буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, Зәй мәшгульлек үзәге директоры, сукырлар һәм инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, Зәй үзәк район хастаханәсе, пенсия фонды вәкилләре катнашты.