"Тукта ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече Любовь Таирова профилактик лекторий үткәрде.
Чараның максаты булып ВИЧ/СПИДны профилактикалау, сәламәт һәм имин яшәү рәвешен формалаштыру, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау торды.
Чара башында Бетховенның "Лунная соната" музыкасы астында белгеч Е. Гордееваның "Реквием" шигырен укыды. Аннары Түбән Кама районы буенча статистикасын искәртте, тренинг үткәрде.
Лекторий ахырында белгече барлык катнашучыларга сәламәтлек теләде.