Арча тернәкләндерү үзәгендә “ВИЧ/СПИД – ТУКТА!” дигән чара узды

2017 елның 19 мае, җомга

Арча “Өмет чаткысы” балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “ВИЧ/СПИД – ТУКТА!” дигән Бөтенроссия акция кысасында төрле чаралар уздырылды.

Әти-әниләр һәм балаларга шушы темага аңлату әңгәмәләре үткәрелде. Рәсемнәрдә балалар бу афәткә карашларын сүрәтләде, саклану  чараларын һәм дәвалау мөмкинлекләрен өйрәнде.

Бу чараларның төп максаты – балаларга һәм тирә-якта мондый зур бәланең каян килеп чыгуын, саклану чараларын һәм булдырмау өстендә ничек эшләргә кирәклеген аңлату.

Оештыручылар әйтүенчә, уздырылган акция балаларга үзләренең сәламәтләгенә җаваплылык, тирә-яктагы кешеләргә ихтирам уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International