Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең тәрбиячесе Трофимова А.М. 18нче майда инвалид балалар өчен Халыкара СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көне кысасында “СПИД исемле афәт” дигән дәрес уздырды.
Балалар бу бәла турында видеоролик карады, сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр алды.