Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бөтен атна "гаилә" заманча төшенчәсен ачыклауга багышланды.
Тәрбияләнүчеләр тематик стенд газетасы чыгарды. Ата-аналар белән гаилә традицияләрен ачыклаучы җыелыш үткәрелде. Ата-аналар һәм балалар арасында диалогта буыннар проблемалары турында фикер алышу оештырылды.