Арча “Өмет чаткысы”балалар тернәкләндерү үзәгендә, җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан уздырылучы чаралар дәвам итә.
Арча балалар тернәкләндерү үзәге карамагындагылар “Казан арты” тарих-этнография музеенда булдылар. Балалар сугыш геройлары белән танышты. Экскурсия оештыручы сугыш елы вакыйгалары һәм Арча районы Советлар Союзы геройлары турында сөйләде. Мондый чаралар патриотик тәрбия бирә һәм якташларыбыз өчен горурлык хисләре уята.