“Шатлык” приюты тәрбиячесе Галимзянова Л.М. “Җиңү көчлеләргә килә” дигән спорт бәйрәме уздырды. Чараның максаты булып спорт төрләренә кызыксыну, физкультура белән шөгыльләнүгә теләк уяту торды.
Чарада балалар бик теләп катнашты. Бәйрәмгә барлык яшьтәге балаларда чакырылган иде.
Бәйрәм баларның шат көлүләре, уеннарда бик теләп катнашулары белән узды. Ярышларда беркемдэ үзен җиңелгән һәм көчсез итеп тоймады.