Бүген, 18 майда Зәйдә "Дөнья күрергә өйрәнәм" проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы Координация советының утырышы узды.
Әлеге чара Зәй районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Чапков рәислегендә оештырылды.
Утырыш барышында социомәдәни чаралар үткәрү, гаилә киноклубы эшләве, балаларны төрле түгәрәкләр һәм спорт секцияләренә җәлеп итү, экскурсияләр оештыруга кагылышлы сораулар буенча фикер алыштылар.