Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, республикада хезмәт хакы бурычын кайтару 2053,06 мең сумга тиң.
Шушы предприятияләр арасында «Чистопольский элеватор» ҖЧҖ (985,66 мең сум бурычын 110 хезмәткәренә түләде), Азнакай районы предприятияләре «Чалтаймас» ҖЧҖ (517 мең сум бурычын 36 хезмәткәренә түләде), «Чатыр тау» ҖЧҖ (176, 3 мең сум бурычын 14 хезмәткәренә түләде) һәм шәхси эшмәкәр Шавалеев Г.З. (374,1 мең сум бурычын 31 хезмәткәренә түләде) булды.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.