Совет районында узган вакансияләр ярминкәсендә 248 кеше булды

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чарада "КПАТП № 9" ҖЧҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, Казан шәһ., Совет районы Хәрби комиссариаты, Федорец ШЭ катнашты.

Ярминкәдә автобус йөртүче, шәфкать туташы, каравылчы, сату һәм хезмәт күрсәтү операторы, слесарь-электрик, гранатометчик, механик-йөртүче, пулеметчик, сапер, снайпер, атучы, зуборезчик, слесарь-ремонтчы, слесарь-җыючы, токарь-универсал кебек вакансияләр тәкъдим ителде.

Чарада 248 кеше катнашты, эш бирүче белән әңгәмәгә 23 юнәлеш бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International