Алабугада өлкәннәр һәм инвалидларга медицина ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Алабуга стационар социаль учреждениеләрендә ярдәм күрсәтелгәннәргә медицина хезмәтен анализлауга багышланган түгәрәк өстәл узды.

Чарада өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт һәм психоневрологик интернат ике җирле учреждениеләре белгечләре катнашты.

Утырыш барышында интернат-йортның өлкән шәфкать туташы Валентина Егорова һәм психоневрологик интернатның социаль эш буенча белгече Татьяна Заһидуллина үз карамагындагыларга медицина хезмәте күрсәтү турында сөйләде.

Очрашу ахырында катнашучылар утырышка йомгак ясады һәм берничә айдан соң киләсе түгәрәк өстәл утырышын оештырырга карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International