Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "өлкән яшьтәге" гражданнар өчен гадәти булмаган чара-викторина әзерләде.
Чараның максаты – өлкәннәрнең юлда иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт һәм җәмәгать инициативаларын үстерү.
Чарада катнашучылар алып баручының сорауларына җавап бирде. Моннан тыш, өлкән кешеләр презентация карады, бозлавык, томан һәм яңгыр вакытында юлда йөрү кагыйдәләре турында белде.
Очрашу ахырында белгечләр өлкәннәргә брошюралар өләште.