Яңа-Савин районы эш эзләүчеләренә 67 вакантлы эш урыннары тәкъдим иттеләр

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Кичә Казанның Яңа Савин эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.

Чарада алты предприятие һәм оешма катнашты, алар арасында Дятленко ШЭ (Сервис төркемнәр), «Уютный дом» ҖЧҖ, "№18 Балалар бакчасы", «Страхование жизни» ҖЧҖ, "АК Барс медицина" ҖЧҖ, «Комбинат столовых пекарней» ҖЧҖ.

Эш бирүчеләр түбәндәге 67 вакантлы эш урыны тәкъдим итте: персонал буенча менеджер, сатулар буенча менеджер, консультант, иминиятләштерү буенча белгеч, оператор ПК, сalI-үзәге операторы, кадрлар бүлеге белгече, шәфкать туташы, кече тәрбияче, пешекче ярдәмчесе, электрик, штукатур, урам себерүче, электромонтажник, электрогазосварщик һәм башкалар.

Барлыгы вакансияләр ярминкәсендә 117 кеше булды. Чара йомгаклары буенча эшкә урнаштыру өчен 20 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International