Яр Чаллы "Ышаныч" үзәге гомумшәһәр бәйрәмен оештыруга кушылды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

"Русское радио" радиостанциясе, "Орион" яшьләр үзәге, "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм шәһәр иҗади коллективлары хезмәттәшлеге белән Яр Чаллының Габдулла Тукай яр буенда гаилә бәйрәме оештырылды.

Чара барышында кунаклар җырлар җырлады, шигырь укыды, асфальтта рәсем ясады, уеннар уйнады.

"Ышаныч" үзәге белгечләре уеннар мәйданчыгы оештырды. Балалар һәм ата-аналар "Аркан тарту", "Гаилә эстафетасы" кебек уеннарда катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International