"Шәфкать" үзәге психологы киеренкелекне төшерергә өйрәтә

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Кичә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова чираттагы практик дәрес үткәрде. Әлеге чарада төрле категория гаиләләреннән 7 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес визуализация күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлтелгән иде. Оештыручы сүзләренчә, практик күнегүләр психик функцияләрне яхшыртырга, игътибар, хәтер, фикерләүне активлаштыра.

Практик дәрес азагында образлар һәм аларның психологик интерпретациясе турында фикер алышу үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International