"Салават күпере"үзәгендә реабилитация үтүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырылды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Мирас" татар халык фольклор ансамбле концерты узды.

Чараның максаты - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, өлкәннәр һәмф изик мөмкинлекләре чиклег ражданнарның иҗади һәм социаль активлыгын күтәрү.

Бүлек психологы Рәзилә Шакирова әйтүенчә, фольклор программасы Бөгелмә татар мәдәният үзәге белән берлектә оештырылды һәм үзэченә татар лирик җырлар, шигырьләр, җирле шагыйрә иҗатын, сәламәт яшәү рәвеше турында такмаклар һәмк үпкенә башка нәрсәләр кертте.

Соңыннан тамашачылар артистлар белән бергә баянга мәхәббәт һәм дуслык турында җырлар җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International