Бөгелмәлеләргә ышаныч телефоны аша аноним ярдәм алу турында сөйләделәр

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Светлана Кирдина шәһәр урамнарында "Кыенлыкларда бергә!" мәгълүмати-агарту акциясе үткәрде.

Ул яшүсмерләргә һәм яшьләргә ышаныч телефоны эшчәнлеге, бушлай һәм аноним рәвештә шалтыратып, квалификацияле белгечләрнең ярдәмен алу мөмкинлеге турында сөйләде.

"Ышаныч телефонының төрле хезмәте бар. Бу кайнар линия гомуми юнәлешле, биредә махсус әзерлек узган психологлар яки волонтерлар эшли", – ди акцияне оештыручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International