Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева социаль хезмәт алучылар һәм хезмәт ветераннары өчен тематик чара үткәрде.
Чара барышында Казан шәһәреннән Лидия Бочкова, Тәтештән Галина Байгулова сугыш турында искиткеч шигырьләр укыды.
Чара сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды.