"Асылташ" приюты карамагындагы балалар Казанда һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булды

2017 елның 5 мае, җомга

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Таттелеком" ҖАҖ оештырган чарада катнашты.

Балалар өчен Татарстан Республикасының зур элемтә предприятиесе буенча экскурсия үткәрелде. Шулай ук, балалар мәгълүмат үзәге операторы, элемтә инженеры, программист кебек белгечлекләр белән дә танышты.

Чара шулай ук атказанган элемтә хезмәткәрләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераны чакырылды.

Чара ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International