"Өмет" үзәге социаль педагоглары балигъ булмаганнарда патриотизм хисен гадәтләндерә

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы яшьләрен патриотик тәрбияләү» программасы планы кысаларында "Өмет" Биектау халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Чыпчык һәм Шәпше авыл җирлекләрендә балалар өчен Бөек Ватансугышындагы Җиңүгә багышланган махсус дәресләр оештырды.

Педагоглар әлеге көнгә озын һәм авыр сугыш юллары илткәнен сөйләде. «Бөексугыш», «Балалар–геройлар» презентацияләре балаларда зур тәэсир калдырды.

Шулай ук укучылар "Кояшлы бүлмә" иҗади остаханәсендә Җиңү Көненә бәйрәм открыткалары әзерләү буенча дәрестә булдылар.

Азакта балалар "Георгий тасмасы"дип исемләнгән акциядә катнашты.

"Чара балаларда матур тәэсирләр уятты, Ил тарихы белән тотрыклы кызыксыну булдырды, укучыларны берләштерде. Бөек Ватан сугышында җиңү безгә көч һәм яхшы киләчәккә өмет чыганагы булып тора һәм алда да булып калырга тиеш ", - диде социаль педагог Лейля Җамалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International