Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә батырлык дәресе үтте.
Чара барышында балалар алдында хезмәт ветераны Назима Хөснуллина чыгыш ясады. Кунак совет солдатларының батырлыгы турында сөйләде.
Моннан тыш, чара катнашучылар документаль фильм карады, шигырьләр сөйләде, волонтерлар белән бергә уен ярышларда катнашты.