ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР ветераннар (пенсионерлар) Республика советында тантаналы чарада катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, элеккеге балигъ булмаган фашист концлагерьларының әсирләре, блокадник, фронтовиклар булды.
Традиция буенча ветераннарга сәүдә челтәрләре тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Әлеге челтәрнең директоры урынбасары сүзләренчә, быел традицион азыктљлек җыелмалары бер мең сумлык сертификатларга алмаштырылды.