"Өмет Яры" үзәге карамагындагылар ветераннар өчен открыткалар әзерләде

2017 елның 5 мае, җомга

Кичә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Җиңү Көненә багышланган открыткалар ясау буенча мастер-класс үтте.

Чарага 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Исток" отряды волонтерлары һәм үзәк карамагындагы гаиләләр чакырылды.

Сугыш елы җырлары астында балалар яратып открыткалар ясады.

Чара чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International