"Радуга" үзәге психологлары балигъ булмаганнарны гомүмкеше кыйммәтләренә өйрәтә

2017 елның 5 мае, җомга

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Бөгелмә “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балигъ булмаганнар "Сугышчан туганлык" локаль сугышлар һәм хәрби конфликтларда катнашкан ветераннар музеенда булдылар.

Экскурсияне үзәк психологлары Светлана Кирдина һәм Марина Токмачева оештырды.

Чараның максаты булып ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт хисе тәрбияләү торды.

Экскурсия барышында балалар Әфганстан, Чечня һәм Төньяк Кавказда сугышта катнашкан бөгелмәлеләрнең батырлыклары турында белде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International